news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанстат: 2021 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча яңа соцпрограммалар эшләнә

Халык санын алу Россия төбәкләрендә, шәһәрләрдә һәм авылларда барган социаль-икътисади процессларны яхшырак күрергә, илнең үсешен төгәлрәк планлаштырырга һәм халыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанлыларның Бөтенроссия халык санын алуда катнашуы бик мөһим, чөнки аның нәтиҗәләрен исәпкә алып, социаль программалар эшләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр.

«Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Россия халкының алдагы халык санын алу 2010 елда узды. Узган еллар эчендә безнең ил бик үзгәрде. Алда торган халык санын алу йорт хуҗалыклары саны, аларның структурасы һәм гаилә тормышы шартлары, белем дәрәҗәсе турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Халык санын алу девизы: „Киләчәкне булдырабыз!“. Аның нәтиҗәләре социаль программаларны эшләү өчен кирәк. Әйтик, 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә ана капиталы кертелде», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

 Әлеге халык санын алу Россия төбәкләрендә, шәһәрләрдә һәм авылларда барган социаль-икътисади процессларны яхшырак күрергә, илнең үсешен төгәлрәк планлаштырырга һәм халыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруда кирәкле чаралар эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Быелгы халык санын алу илнең төрле төбәкләрендә студентлар, яшь белгечләр һәм гаиләләр нинди социаль ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәтәчәк. Халык санын алуның яңа мәгълүматлары торак йортларның мәйданы һәм торышы, биналарны төзекләндерү төрләре һәм төбәкләрдә һәм муниципалитетларда яшәүнең санитар-гигиеник шартлары ничек үзгәрүен күрергә мөмкинлек бирәчәк.

 «Халык саны һәм халыкның җенесе, яше составы турындагы мәгълүматлар белән бергә әлеге микромәгълүматлар төбәк хакимиятләренә торак, социаль объектлар, коммуникацияләр төзелешен төгәлрәк планлаштырырга һәм кешеләрнең үз йортларында һәм фатирларында яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов.

 Моннан тыш, Бөтенроссия халык санын алу илнең милли составы һәм кулланыла торган телләр турында яңа уникаль белешмәләр җыярга мөмкинлек бирәчәк. Халык санын алу битләренә берьюлы берничә этнолингвистик мәсьәлә кертелгән: милләт, туган тел, рус телен һәм башка телләрне белү һәм файдалану дәрәҗәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100