news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль челтәрләрдә «Әни, мин татар» видеоролигы хитка әверелде

Аны TikTok чоциаль челтәрендә генә дә 9 миллионнан артык кеше караган.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Алексей Фролов исемле малай үзенең татар икәнлеген әнисенә исбатлаган видеоролик социаль челтәрләрдә хитка әверелде. Аны TikTok чоциаль челтәрендә генә дә 9 миллионнан артык кеше караган.

Видеороликта бала әнисенә татар булуы турында сөйли, әмма әнисе хупламый. «Мин рус, әтиең рус милләтеннән, син дә рус», — ди әнисе. Әмма бала барыбер үзенең татар булуын әйтә. Әнисе аның нишләп татар булуын аңлатуын сорый.

«Чөнки миңа татарлар ошый», — дип җавап бирә бала.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100