news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч авылының балалар шәһәрчегендә ремонт 85 процентка төгәлләнгән

Хәзер төзүчеләр сәхнә һәм амфитеатрлар урнаштыра.

Питрәч авылының балалар шәһәрчегендә ремонт 85 процентка төгәлләнгән
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 20 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Питрәчтә балалар шәһәрчеген реконструкцияләү дәвам итә. Биредә эшләр 85 процентка төгәлләнгән.

Җир эшләре төгәлләгән: ял итү зонасына газон, уен зонасына ком, төп юлга брусчатка җәелгән. Фонтан да ясалган. Спорт мәйданчыгында җиһазлар урнаштырылган, хәзер төзүчеләр сәхнә һәм амфитеатр кую белән мәшгуль.

Шулай итеп, беренче чират эшләре тиздән тәмамланачак. Алга таба киләсе елда күрше спорт мәйданчыгын яңарту планлаштырыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot