news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Путин ковидка каршы яңа чаралар буенча концептуаль карар кабул итәчәк

«Илбашыннан методологик күрсәтмәләр көтәргә кирәкми, чөнки аңлатмаларны штаб, Хөкүмәт, Министрлар Кабинеты бирергә тиеш», — дигән Президентның матбугат сәркатибе.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин ковидка каршы яңа чаралар буенча концептуаль карар кабул итәчәк, дип хәбәр итә «РИА-Новости» сайты.

«Илбашыннан методологик күрсәтмәләр көтәргә кирәкми, чөнки аңлатмаларны штаб, Хөкүмәт, Министрлар Кабинеты бирергә тиеш. Белгәнегезчә, Президент концептуаль карарлар кабул итә», — дигән Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга.

Ул бу карарларны гамәлгә ашыру белән профильле ведомстволар шөгыльләнәчәген әйтте.

Кичә вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәрне эшләми торган көннәр буларак игълан итәргә тәкъдим итте. Ә ковид вазгыяте кискен булган төбәкләрдә бу карарны 23 октябрьдән үк кертү кирәк, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100