news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты

Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коллективта вакцинация хәтта 80 процент булганда да прививкадан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Безнең коллективларда вакцина ясаткан һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булган кешеләр эшләвен дәвам итә. Вакцина ясатудан баш тарткан кешеләр читләштерелергә яки дистанцион форматка күчәргә тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.

Мәҗбүри вакцинация турындагы карар нигезендә,  прививкасыз, әмма медицина буенча каршы күрсәткечләре булган хезмәткәрләр барлык эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп эшләүне дәвам итә алалар, әмма андый хезмәткәрләр 20 проценттан да артмаска тиеш.

Элегрәк «Татар-информ» республикада мәҗбүри вакцинация үткәрү турында җентекләп хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100