news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы «КовиВак» вакцинасы Татарстанга вакытлыча кайтарылмый тора

Россиядә бу вакцинаны җитештерә торган бердәнбер завод реконструкциягә ябылган.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Якын арада Татарстанга коронавируска каршы «КовиВак» вакцинасы кайтарылмаячак. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда баш эпидемиолог, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Якынча белешмә буенча, якын арада „КовиВак“ вакцинасы булмаячак. Бу аны көтәргә сәбәп түгел — вәзгыять авыр, киеренке, саклану һәм тыныч булу өчен булган вакцинаны ясарга кирәк», — дип сөйләде Дмитрий Лопушов.

Дмитрий Лопушов бу вакцинаны Россиядә бердәнбер завод җитештерүе турында сөйләде. Хәзер җиһазларны яңарту өчен аны реконструкциягә яптылар. Бу препаратны күпләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, әмма әлегә вакцина кайтарту туктатылды.

Эпидемиолог сүзләренчә, татарстанлылар еш кына «КовиВак»ны табиб тәкъдиме буенча түгел, үз белдеге белән сайлый. Дмитрий Лопушов хәзерге эвидемиологик вәзгыять вакытында булган препаратны ясатырга кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100