news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авиакомпанияләр Россиягә чит илдән килгән пассажирларның QR-кодларын тикшерәчәк

Тикшерү тәртибен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт эшләгән.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россиягә чит илдән килгән пассажирларны дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутыруны раслый торган QR-код булуга тикшерергә җыеналар. Бу хакта РИА Новостига Росавиациядә белдерделәр.

Тикшерү тәртибен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт эшләгән, ул туристларны Россиягә килгәч тикшерә. Ведомство Россия һәм чит ил авиакомпанияләренә әлеге яңалыкны ике ай дәвамында сынап карарга тәкъдим итә.

Чит ил аэропортында рейска теркәлү вакытында авиакомпания хезмәткәре яки вәкаләтле агент Россия гражданинына үзенең мобиль җайланмасында яки кәгазьдә анкета QR-кодын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәчәк. Анкета дәүләт хезмәтләрендә форманы тутырганнан соң электрон почтага җибәрелә.

Әлеге документ булмаган очракта, пассажирга шундый анкета тутырырга тәкъдим итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot