news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа мэры коронавирус йоктырган кеше белән аралашканнан соң «больничныйга» киткән

Башкортстан башкаласы башкарма комитетында Ульфат Мостафинның Мәскәүгә госпитализациясе турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Уфа мэры коронавирус диагнозы белән Мәскәүгә хастаханәгә салынмаган, ул Covid-19 вирусын йөртүче кеше белән элемтәдә булганлыктан, больничныйда. Бу хакта Башкортстан башкаласы башкарма комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында Ульфат Мостафинның, янәсе, Мәскәүдә «коронавирус инфекциясе» диагнозы белән хастаханәгә салынуы турындагы мәгълүмат пәйда булган. Әмма чынлыкта бу фейк булды.

«Ульфат Мансуровичның кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында сәламәтлеге, күчеше һәм карьера планнары турында бастырылган мәгълүмат дөрес түгел. Хәзерге вакытта бу мәгълүматны кире кагу турындагы таләп белән судка гариза бирү мәсьәләсе хәл ителә», — дип сөйләде Уфа мэриясе матбугат сәркатибе Марсель Байдәүләтов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100