news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп ашханәләре пешекчеләренең хезмәт хакын арттырырга телиләр

Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары республика мәктәпләренең укучыларны бушлай кайнар ризык белән ничек тәэмин итүләрен тикшерде.

Татарстанда мәктәп ашханәләре пешекчеләренең хезмәт хакын арттырырга телиләр

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова ). Башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин иткәннән соң, Татарстанда ашханә хезмәткәрләренә йөкләнеш сизелерлек артты, ә аларның хезмәт хакы элеккеге дәрәҗәдә калды. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Бүген кайнар аш белән тәэмин ителүче балалар саны күбәйде, димәк, ашханә хезмәткәрләренә йөкләнеш артты. Шул ук вакытта аларның хезмәт хакы бик түбән. Хәзер без бу мәсьәләне парламент тыңлауларына куйдык һәм Татарстан Хөкүмәтенә җиткердек. Мәсьәләне хәл итәрбез дип өметләнәбез», — диде ул.

Татьяна Ларионова республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә башлангыч сыйныф балаларын кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе хәзер аеруча актуаль, ул күп кенә ата-аналарны борчый, дип сөйләде. Депутат хатын-кызлар быел көз республиканың үзләренә беркетелгән районнарында булып, кайда, нинди проблемалар булуын үз күзләре белән күреп кайтты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100