news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгы журналисты Росгвардия төбәкара конкурсында җиңде

Жюри Елена Сәлахованың Казанда росгвардиячеләрнең Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен оештырган бәйрәм турындагы материалын билгеләп үтте.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты «Идел буе сагында» Росгвардия төбәкара конкурсында җиңүче булды. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Росгвардиянең Идел буе округы оешуга 40 ел тулуга багышланган конкурста Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән журналистлар катнашты. Алар 200дән артык мәкалә һәм сюжет җибәргән.

«Безгә кергән эшләрнең күптөрлелеген билгеләп үтәм. Телесюжетлар, газеталарда һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында басылган язмалар Росгвардия хәрбиләренең һәм хезмәткәрләренең эш көннәренә, ведомстводан тыш сактан алып махсус бүлекчәләргә, ветераннар һәм кадетлар хәрәкәтенә, округ һәм аның бүлекчәләренең тарихына багышланган иде», — диде РФ илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие ярдәмчесе - матбугат хезмәте җитәкчесе, подполковник Николай Магас.

Агентлык хәбәрчесе Елена Сәлахова «Тарих һәм патриотизм» номинациясендә 1нче урынны яулады. Жюри аның «Росгвардиячеләр Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Җиңү көненә бәйрәм оештырды» дигән материалын билгеләп үтте.

Николай Магас сүзләренчә, «Идел буе сагында» конкурсы ел саен үткәреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100