news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районы авылларны үстерүгә 17 миллион сум акча җәлеп иткән

2020 елда аңа федераль бюджетта 36 миллиард сум каралган.

Түбән Кама районы авылларны үстерүгә 17 миллион сум акча җәлеп иткән
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасында катнаша. Түбән Кама районы программа буенча 17 миллион сумнан артык акча җәлеп итә алган. 2020 елда аңа федераль бюджетта 36 миллиард сум каралган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Барлык 15 авыл җирлегендә дә балалар мәйданчыклары, спорт тренажерлары куела. Якын арада мондый объектлар Түбән Уратма, Иске Чишмә, Кармалыда ачылачак.

«Бу зур булмаган, әмма мөһим территорияләр халыкны җәлеп итү урынына әйләнәчәк, аларда спорт белән генә шөгыльләнеп калмыйча, гаилә белән дә вакытны актив үткәрә алачак. Территорияләрне төзекләндерү ел ахырына кадәр тәмамланачак», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Тимур Гәрәев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100