Теләчедән быел көзге чакырылышта 16 егет хәрби хезмәткә алына

Елдагы матур гадәт буенча, солдатка китүче егетләр район үзәк китапханәсенә җыйналды.

(Теләче, 20  октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова) Көз фасылы ничектер моңсу булып күңелгә кереп калган. Нәкъ менә шушы айларда армия сафларына китүче егетләргә, аларның әти-әниләренә, сөйгәннәренә аеруча да ямансу, мөгаен. Чөнки берәүнең дә газизләрен чит-ят җиргә чыгарып җибәрәсе килми. Быел көзге чакырылышта районыбыздан 16 егет хәрби хезмәткә алына дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Елдагы матур гадәт буенча, алар кичә, ягъни 19 октябрьдә район үзәк китапханәсенә җыйналды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, “Олимп” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, егетләргә изге теләкләрен җиткереп, хәерле юл теләде. Өч ел элек Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан Рәхим Ихсанов булачак солдатларга үзенең киңәшләрен бирде. – Армия ул – тормыш мәктәбе. Анда вакытның, якыннарыңның кадерен белергә өйрәнәсең. Бер ел эчендә үзеңнең алдагы тормышыңны күзалларга, планнар корырга да өлгерәсең, - диде ул. Ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов, “Яшь гвардия хәрәкәте” җитәкчесе Рәсип Гатиятов егетләрне күбрәк хат язарга өндәде. – Без хезмәт иткәндә телефоннан сөйләшү гомумән юк иде. Буш вакыт булуга, кулга каләм алып, хат язып сала идек. Ә инде әти-әнидән, сөйгән кызыңнан хат алу бөтенләй башка. Ул көнне канатланып йөрисең, - диде алар. Китапханәдә узган чарада да солдат хатлары укылды, матур җырлар яңгырады.

...Әйе, егетләрнең күзләре моңсу. “Мин солдат булырга әзер!” дип горурланып әйтсәләр дә, тавышларында якыннары белән аерылышасы, туган җирләреннән читкә китәсе килмәүләре сизелә. Дөрес, алда сагыну ачысына түзәсе бар. Ләкин хезмәт итү вакытын үтәп кайткач, бер ел эчендә туплаган тормыш тәҗрибәгез ярдәм итми калмас. Хәтерлим, сөйгән егетемне, энекәшләремне армиягә озатканда җиңелләрдән булмады. Ә аннан соң кичергән горурлык хисләре күңелдә һәрчак яши. Сезнең белән дә районыгыз, әти-әниләрегез, сөйгән ярларыгыз һичшиксез горурланыр, булачак солдатлар! Һәркайсыгызга исән йөреп, сау кайтырга насыйп булсын, диелә район хәбәрендә.