Сочида Яшьләр фестивалендә Әгерҗе егете дә катнаша

Бу көннәрдә Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уза.

(Әгерҗе, 20 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бу көннәрдә Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уза, дип яза җирле басма.

Анда Татарстаннан да 200 делегат һәм 180 волонтер катнаша. Волонтерлар арасында КНИТУ студенты – Әгерҗе егете Айдар Сафиуллин да бар.