Үз өеңдә - үз көең

Кайбычта шәхси йорт төзергә теләк белдергән ветераннарның күбесе өйле булды

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яңа йортларга күчүче ветераннарның саны арта бара. Шәхси йорт төзергә теләк белдергән ветераннарның күбесе өй туйлары үткәрергә өлгерде инде. Казан шәһәрендәге “Вика” төзелеш фирмасы төзүчеләре Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Данилов һәм тормыш иптәше яу кырында һәлак булган тол хатын Татьяна Сафроновага төзелгән йортларны файдалануга тапшырды, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Ветераннарның шатлыгын уртаклашырга муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, “Вика” директоры Фәнис Хәйруллин, ТР “Главинвестстрой” дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече Илфат Кәримов, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, “Гөбенә” агрофирмасы директоры урынбасары Юрий Осипов килгән иде.
– Бу минем үз гомеремдәге бишенче йортым. Бөек Ватан сугышыннан 1947 елда кайттым. Әмма, бәхетсезлеккә, йортыбыз да, каралтылар да янып көлгә әйләнгән, бер мунча гына утырып калган иде. Өр-яңадан йорт җиткезергә туры килде. Аннары улыма йорт салдык, соңрак аның улына әзер йорт сатып алдык. Хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт, бар уңайлыклары булган иркен, якты өй төзеп бирделәр, – ди Василий Герасимович.
Әлеге йортта ул улы Сергей белән яшәячәк.
86 яшьлек Татьяна Сафронова да бик шат иде. Үзе белән бергә картайган өе урынына яңасын төзүләренә сөенеп туя алмый.
- Һәр ветеранга аерым йорт төзеп, Кайбыч районында дөрес эшләделәр. Алар иркен, якты, бар уңайлыклары да бар, – ди Илфат Кәримов.