Ә.Садретдинов: “Казан үзәгендәге тузган биналар тәртипкә китереләчәк, чүп-чардан азат ителәчәк”

Чүплекләрне бетерү белән, шушы тирәдә алар янә барлыкка килә, димәк, бу мәсьәләдә системалылык юк, дигән фикердә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Муллин

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре үзәгендәге тузган биналар тәртипкә китереләчәк, хәзерге вакытта шушы юнәлештәэш башланды. Гомумән, чүплеккә әйләнгән җир участокларының һәм ташландык корылмаларның хуҗаларын, ягъни милекчеләрне табу җиңел булмады: ТР теркәү палатасы, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы аша җир участоклары хуҗаларын эзләп-белешеп, чүп-чар баскан участокларга карата протоколлар төзеп, 1 айда республика буенча 7,5 млн. сум тирәсе суммада штрафка тарттык, Казан буенча ул 2,8 млн. сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта штрафлар максималь суммада салына, мәсәлән, юридик затларга - 250 мең сумга кадәр. Моннан тыш, шәһәр Башкарма комитетлары, район хакимиятләре башлыкларына язма рәвештә кисәтүләр тапшырылды. Республикада торак пунктларны санитар чистарту буенча 1 октябрьдән игълан ителгән айлык барышында бу мәсьәләләргә игътибар аеруча зур булачак. 20 сентябрьдән экология милициясе һәм Роспотребнадзор белән берлектә рейдлар үткәрелеп, 748 объект тикшерелде һәм шуларның 233е Казанныкы, тиешсез урында 721 чүплек беленде һәм 187се Казан "өлешенә" туры килә. Республика буенча чүплекләрнең 198е бетерелде, Казанда - 55е.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышыннан соң журналистлар белән очрашып, министр Әгъләм Садретдинов әнә шулай дип белдерде. Республика буенча 8 территориаль идарә карамагына 3-6шар муниципаль район туры килә, инспекторлар үз территорияләрен контрольда тота, чөнки ташландык һәм ярым җимерек йортларның читләре, кагыйдә буларак, койма-мазар белән тотып алынмаган, якын-тирәдә гомер итүчеләр исә көнкүреш калдыкларын шунда ыргытып китә, дип проблеманың асылын ачты ул.

Моннан тыш, әйтик, Казанның җимерелергә торган йортларында яшәүчеләрне күчерү мәсьәләсе буенча мэриядә шәһәрнең ведомствоара комиссиясе утырышында ярым җимерек йортларны, җир участокларын сатып алган яки тендер откан милекчеләр үз территорияләрен чүп-чардан 1 ай эчендә азат итәргә тиешләр дип килешенде, шулай булмаганда, җир участоклары республика һәм аның башкаласы өчен кирәкле объектлар төзерлек башка милекчеләргә тапшырылачак – ТР Президентына шундый тәкъдим белән чыгабыз, диде ТР экология һәм табигать ресурслары министры.

Коллегия утырышында чыгыш ясаган Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Муллин сүзләренчә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы соңгы бер айда Казанда тиешсез урында 187 чүплек тапса, шәһәр Башкарма комитеты хисабында 119 гына (аларның да 96сы муниципаль җирдә, калганнары – милекчеләрнекендә), инде шуларның 57се бетерелгән. Ел саен шәһәр бюджетында рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне табып бетерү өчен 10-15әр млн. сум акча карала, чүплекләрне бетерү белән, шушы тирәдә алар янә барлыкка килә, димәк, бу мәсьәләдә системалылык юк, дигән фикердә Р.Муллин. “Барлык учреждение һәм предприятиеләр дә калдыкларын лимитлаштырырга, чүп-чарын полигон яки чүпләрне төрләргә аера торган заводка җибәрергә тиеш, ләкин, ни үкенеч, һәркайсында да бу эшләнелми, закон да мондый таләпне катгый куймый, аеруча кече бизнес мөнәсәбәтендә”, - дип аңлатты ул.

Хәзерге вакытта муниципалитет буенча программа төзелә, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда контейнерлар кую күздә тотыла. Киләсе елга исә Казан шәһәре бюджетында тиешсез урыннардагы чүп-чардан арыну мәсьәләсен хәл итүгә 12 млн. сум карала, тагын 20 млн. сум - башкала үзәгендәге, ягъни Киров һәм Идел буе районнарындагы тузган торакны өлешчә бетерүгә. Тузган биналарны шәһәрнең тарихи йөзен саклап калырлык итеп реконструкцияләүне (аларның кайсылары федераль саклавында, кайсылары республика әһәмиятендә санала) күздә тотып, инвесторлар җәлеп ителсә дә, соңгы 2 елдагы икътисади кризис бу юнәлешкә аяк чалды һәм процесс сузылды, ләкин 2012-2013 елларга кадәр мәсьәлә чишелергә тиеш, бу бигрәк тә үзәк магистральләр тирәсендәгеләргә кагыла, дип саный Р.Муллин.

Искәртеп үтәбез: тиешсез урында чүплекләр булганлыгы хакында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына “кайнар линия” телефоны аша хәбәр итәргә була: 267-68-86.