news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Мостай Кәримне искә алу чаралары башланды

Бүген халык шагыйрен искә алу чаралары Уфада аның исемен йөрткән 158нче санлы башкорт гимназиясендә һәм башкаланың тагын берничә мәктәбендә үтте

(Уфа, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримне искә алу чаралары башланып китте. Әлеге чаралар атаклы әдипнең вафаты көннәренә туры китереп оештырыла.
Бүген халык шагыйрен искә алу чаралары Уфада аның исемен йөрткән 158нче санлы башкорт гимназиясендә һәм башкаланың тагын берничә мәктәбендә үтте. Ә иртәгә Мостай Кәрим истәлегенә ул соңгы елларда яшәгән йорт дивары янына чәчкәләр салыначак һәм хәтер митингы үтәчәк. Биредәге йорт диварына Мостай Кәримгә истәлек тактасы эленгән. Шуннан соң хәтер чарасында катнашучылар мөселман зиратына барып шулай ук хәтер мәрасимендә әдипне хөрмәтләп искә алачак.
Халкыбызның атаклы әдибе, үзенең 86 яшьлек туган көненә бер ай калганда, арабыздан киткән иде. Башкорт әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән талант иясенең исемен мәңгеләштерү буенча, узган еллар эчендә, Башкортстанда байтак эшләр башкарылды да инде. Уфадагы элекке Социалистик урамы хәзер халык шагыйре исемен йөртә. Шулай ук Уфадагы Милли яшьләр театрына да Мостай Кәрим исеме бирелде. Аннан башкаладагы яңа төзелгән 158 нче башкорт гимназиясенә дә халык шагыйре исеме кушылды.
Өч ел элек Мостай Кәрим хакындагы истәлекләр кергән “Мостайсыз үткән бер ел” дип исемләнгән китап нәшер ителде. Ул китапны халык шагыйренең Мәскәүдә яшәүче улы, шулай ук язучы һәм тәрҗемәче булган Илгиз әфәнде әзерләп бастырган иде.
Мостай Кәрим туып үскән Чишмә районы үзәге Чишмә поселогындагы бер урам да аның исемен йөртә. Әле халык шагыйренең әсәрләренең тулы җыентыгын чыгару, туган авылы Келәштә аның йорт-музеен төзү хәстәрлекләре башланды.
Келәш авылындагы ул йорт-музей утары үзенең зурлыгы белән аерылып торачак. 15 гектар җирне били аңа бүленгән биләмәләр. Биредә тулы бер комплекс төзү өчен, архитекторлар арасында конкурс игълан ителгән иде. Шушы үзенчәлекле утарны төзү хокугын Уфадагы “Архпроект” ширкәте белгечләре алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot