news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлаулар вакытында мәктәпләрдә бер атна каникул ясарга тәкъдим ителде

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы каникул атнасын югалтуларсыз оештырып була дигән фикердә.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова октябрьдә сайлаулар уздыру өчен бер атналык каникул кертергә тәкъдим итте.

«Аның фикеренчә, октябрь „аз мобильле ай“ булып санала, бу вакытка күп кенә оештыру эшләре җайга салынган була», — дип белдерә Sputnik радиосы РИА Новости сайтына сылтама белән.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы октябрь ахырында мәктәпләрдә каникул атнасы башлануын да искә төшерде.

«Әгәр дә бер фикергә килергә уйлак, каникул атнасын зур югалтуларсыз гына оештырып булыр иде. Бу минем тәкъдим», — диде Памфилова.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100