news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Пермь университетында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша

Фаҗига корбаннарының туганнарына ярдәм күрсәтү өчен Пермьгә Валерий Фальков һәм Михаил Мурашко барачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Пермь университетындагы фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты.

«Президентка Пермьдә, университетта, булган хәлләр турында җиткерелде», — дип хәбәр итте журналистларга дәүләт җитәкчесенең матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости яза.

«Президент әлеге фаҗига аркасында үзләренең туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша», — диде Песков.

Владимир Путин Хөкүмәт рәисе Мишустинга министрлар (Валерий) Фальков һәм (Михаил) Мурашконы фаҗига аркасында һәлак булганнарның туганнарына ярдәм күрсәтү өчен Пермьгә җибәрергә күрсәтмә бирде, дип хәбәр итте Дмитрий Песков.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot