news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метрополитенында туган телләр поезды йөри башлады

Туган телләр поезды пассажирларны төрле телләрдә мәхәббәт аңлатырга, чуаш тизәйткечкечләренә, татарлар арасында үз кеше булырга өйрәтә.

Казан метрополитенында туган телләр поезды йөри башлады

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанда алдагы атна Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган проектларны тормышка ашыруның кульминация ноктасы булачак.

Әлеге атнада берьюлы ике зур проектны башлап җибәрү планлаштырыла. Бүгеннән Казан метросында туган телләр поезды йөри башлый. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Без Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының финиш сызыгына керәбез. Мэрия проектларының күп өлеше инде үтәлде. Бу атнада Казан метросында брэндлы вагоннар таккан туган телләр поезды йөри башлый һәм Идел буенда яшәүче халыкларның „Итиль“ шәһәр фестивале ачыла», — диде ул.

Туган телләр поезды пассажирларны төрле телләрдә мәхәббәт аңлатырга, чуаш тизәйткечкечләренә, татарлар арасында үз кеше булырга өйрәтә.

«Бүгеннән туган телләр поезды йөри башлый. Алты вагон эчтән дә, тыштан да милли этник бизәкләр белән бизәлгән, аларда сөйләм фразалары, төрле телләрдә популяр гыйбарәләр язылган. Вагоннарда селфи-пионтлар да урнаштырылган. Пассажирлар яшь Тукай белән фотога төшеп, тәкъдим ителгән сүзләрдән шагыйрьнең атаклы шигырьләрен төзи ала», — дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

Туган телләр поезды ел ахырына кадәр йөриячәк.

«Итиль» фестивале 25, 26 сентябрьдә «Казан» Гаилә үзәге янында узачак. Яңа этник культура фестивале Идел буенда яшәүче халыкларның театрын, музыкасын, традицияләрен һәм заманча сәнгатен берләштерә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100