news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан цифрлы төбәкләр медиарейтингының топ өчлегенә керде

Беренче һәм икенче урыннарны Мәскәү һәм Санкт-Петербург яулаган.

Татарстан цифрлы төбәкләр медиарейтингының топ өчлегенә керде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы цифрлаштыру өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының җәйге медиарейтингы лидерлары өчлегенә керде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейтингны «Медиалогия» компаниясе төзегән. Татарстанны Мәскәү һәм Санкт-Петербург  кына узып китә алган. Бәяләүнең критерие — цифрлаштыру ягыннан төбәкләрнең искә алынуы.

«Кыска вакыт дәвамында клиник хастаханәнең йогышлы авырулар өчен яңа корпусын булдыру буенча Татарстан тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга кирәк», — ди РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.

Моннан тыш, республика, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тәкъдим иткән, ТР Дәүләт идарәсе системасын цифрлаштыру программасы белән бәйле рәвештә искә алынды.

Топ бишлеккә шулай ук Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100