news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә кагылышлы төзәтмәләр кертеләчәк

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры үзгәрешләрнең хезмәт мобильлеге өчен яңа алшартлар тудырачагын әйтте.

Россия Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә кагылышлы төзәтмәләр кертеләчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә бәйле төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков илнең Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең Генераль советы утырышында хәбәр итте, дип язаРИА Новости агентлыгы.

«Яңалыклар күп кенә хезмәткәрләргә дистанцион рәвештә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Без кертелә торган үзгәрешләрнең хезмәт мобильлеге өчен яңа алшартлар тудыруын яхшы аңлыйбыз», — дип билгеләп үтте ул.

«Шул ук вакытта безнең төп бурыч — хезмәткәрләрнең хокукларын саклау», — дип ышандырды Котяков.

Коронавирус пандемиясе тәҗрибәсенә нигезләнгән дистанцион эш белән бәйле хезмәт законнарындагы төзәтмәләрне карау яз көне үк башлануын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot