Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында тагын бер модульле кибет булачак
Блок-модуль кибетләре бөтен Татарстан буенча “Авыл кибетләре" республика программасы ярдәме белән ачыла.
(Әлки, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Югары Әлки авылында блок-модуль кибете төзелеше төгәлләнеп килә. Төзелеш эшләренең төп өлеше инде башкарылган. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Тимур Билялов сүзләренә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.
Эчке бизәкләү эшләрен тәмамларга, җиһазлар урнаштырырга, коммуникацияләрне тоташтырырга һәм тирә-юньне төзекләндерергә генә кала.
Блок-модуль кибетләре бөтен Татарстан буенча «Авыл кибетләре» республика программасы ярдәме белән ачыла. Безнең районда мондый азык-төлек кибетләре Базарлы Матак һәм Яңа Салман авылларында эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз