news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының урман тармагы ветераны ТАССРның 100 еллыгы билгесе белән бүләкләнде

Васил Миннегали улы Лубян урман хуҗалыгы техникумында 39 ел урман мастеры булып эшли.

Кукмара районының урман тармагы ветераны ТАССРның 100 еллыгы билгесе белән бүләкләнде
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районыннан урман тармагы ветераны Васил Хәнәфиев «ТАССР төзелүгә — 100 ел» истәлек билгесенә ия булды. Бу турыда Лубян урман-техник көллиятеннән хәбәр иттеләр.

Бүләкне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лубян урман-техник көллияте студентларының квалификацион эшләр яклавы барышында тапшырды.

Васил Миннегали улы Лубян урман хуҗалыгы техникумында 39 ел урман мастеры булып эшли. Урман хуҗалыгы министры урынбасары аңа күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

«ТАССР төзелүгә — 100 ел» истәлек билгесе махсус итсәлекле дата уңаеннан раслана. Мондый билге республиканың дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга бирелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100