news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта спорт-сәламәтләндерү комплексында электрон тир ачылды

Район башлыгы автоматтан да, пистолеттан да атып карады.

Кайбычта спорт-сәламәтләндерү комплексында электрон тир ачылды

(Кайбыч, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычта спорт-сәламәтләндерү комплексында электрон тир ачылды. Бу турыда район бамасы хәбәр итә.

Электрон тирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Сираҗетдинов, «Форпост» начальнигы Юрий Михайлов, Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь армиячеләре Риназ Гомәров, Риназ Лотфуллин, Ләйлә Зиннәтуллина һәм Лилия Әүхәтшина катнашты.

«Әлеге электрон тир укучыларны автоматтан, пистолеттан атарга өйрәтү өчен бик уңайлы. Мин үзем дә андый әйберләр белән кызыксынам. Якын киләчәктә автоматтан яисә пистолеттан атырга теләүчеләр өчен билгеле бәя куеп, тир буларак файдаланырга кирәк», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Ул автоматтан да, пистолеттан да атып карады. Бер караганда, электрон тир гади генә. Автомат һәм пистолет махсус электрүткәргеч шнурлар белән компьютерга тоташтырылган. Атучы каршы якка куелган монитордагы мишеньгә төзәп ата. Укучылар арасыннан автомат, пистолеттан атуда Риназ Гомәров зур осталыгын күрсәтте.

Илшат Сираҗетдинов та полиция хезмәткәрләрен ату күнекмәләренә өйрәтү өчен бирегә алып килү белән кызыксынды.

Электрон тирда ату осталыкларын арттырган укучыларыбыз киләчәктә бәлки республика ярышларында призлы урыннар да яулар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100