news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгәдән Татарстанда балалар бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак

Аквапарклар, кинотеатрлар, цирклар, спорт заллары һәм җәмәгать туклануы биналары 70 процентка кадәр тулылана ала.

Иртәгәдән Татарстанда балалар бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгәдән Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, әлегә кадәр ябык булган балалар өчен уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак һәм биналарны тулыландыру мөмкинлеге артачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады.

Документ буенча, алдан ук Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенә язма хәбәр биргән балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре 21 сентябрьдән үз эшен башлап җибәрәчәк. Моннан тыш, бер үк вакытта бинадагы кешеләр саны буенча чикләүләр үтәлергә тиеш.

«Хезмәткәрләрне дә санап, дүрт квадрат метр мәйданга бер кеше булырга тиеш», — диелә документта.

Шулай ук дүшәмбедән ачык мәйданчыкларда тамашачылар саны ике тапкыр - 100дән 200 кешегә кадәр артачак. Ябык биналарда бер үк вакытта 100гә якын тамашачы — 4 квадрат метрлы мәйданга бер кеше була ала.

Аквапарклар, кинотеатрлар, цирклар, спорт заллары һәм җәмәгать туклануы биналары 70 процентка кадәр (50% урынына) тулылана ала.

Ачык террасаларда 200гә кадәр, ябык биналарда100гә кадәр кеше була ала. Кафе һәм рестораннарда бер өстәл артында утырган кешеләр санына чикләүләр гамәлдән чыга. Өстәлләр арасы элеккечә 1,5 метр булырга тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк булган татарстанлыларга өйдә калырга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100