news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшсезләр дистанцион рәвештә белгечлекне үзгәртә алачак

Белгечлекне үзгәртүгә юллама алу өчен сайтка керергә һәм гариза бирергә кирәк булачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яңа закон проекты ярдәмендә эшсез калган кешеләр, мәшгульлек үзәкләренә бармыйча гына, «Россиядә эш» порталында белгечлекне үзгәртә ала. Моның өчен министрлык төрле белем бирү оешмаларын җәлеп итәргә планлаштыра, алар сайт аша эшләячәк. Бу хакта министрлык сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Нәкъ „Россиядә эш“ порталы ярдәмендә без мәшгульлек үзәкләрендә эшсезлек буенча пособиеләр алуны онлайн форматка күчердек. Әзерләнгән федераль закон проекты эшсез гражданнарны „Россиядә эш“ порталының яңа мөмкинлекләре ярдәмендә онлайн форматта белгечлекне үзгәртүгә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Белгечлекне үзгәртүгә юллама алу өчен сайтка керергә һәм гариза бирергә кирәк булачак.

Порталның яңа функцияләре арасында белем бирү программаларын сайлау, уку нәтиҗәләре белән танышу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге булачак. Шулай ук сайтта эш бирүчеләрнең кыска вакытлы эш белән тәэмин итүгә булган ихтыяҗлары турында мәгълүмат, хезмәт базарында кыска вакытлы эш белән тәэмин итүнең бердәм базасы һ.б. булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100