Актаныш делегациясе солдатларны татар халык ашлары белән сыйлады

Башкортстан Республикасының Алкино-2 бистәсендә 16 актанышлы хезмәт итә.

(Актаныш, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Рузилә Хәсәнова). Бүген Актаныш районның махсус делегациясе Башкортстан Республикасының Алкино-2 бистәсендә Идел буе үзәк хәрби округының 12нче гвардия, инженер — сапер бригадасына «Татар халык ашлары көне» уздыру максатыннан килде.

Биредә Актаныштан 16 егет хезмәт итә.

Актанышлылар солдатларны татар халык ашлары белән сыйлады. Моңлы җырларын бүләк итте.