news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә яшәүче өлкәннәр "Автобабай" бәйгесендә сынаштылар

Көн дә техникада йөреп, тәҗрибә туплаган шоферлар да, кайбер сорауларда икеләнеп калды.

Теләчедә яшәүче өлкәннәр "Автобабай" бәйгесендә сынаштылар
tulachi.ru/

(Теләче, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Теләче-информ", Эльмира Котдусова). Руль артында йөрүче өлкән яшьтәгеләр арасында "Автобабай" бәйгесен оештыру соңгы елларда Теләче районында аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге ярыш 18 сентябрь көнне ДОСААФның район оешмасы биләмәсендә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучылар иң элек компьютер артына утырып юл йөрү кагыйдәләре буенча билет сорауларына җавап бирде. Әлеге турда катнашучының дөрес җавап бирүе һәм ни дәрәҗәдә тиз эшләве исәпкә алынды. Көн дә техникада йөреп, тәҗрибә туплаган шоферлар да, кайбер сорауларда икеләнеп калды.

Икенче турда өлкән яшьтәгеләр машина йөртү осталыгын күрсәтте. Гаражга дөрес керәме, юл йөрү кагыйдәләрен үтиме. Боларның барысын да ДОСААФның район оешмасы хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Ришат Нәзиров игътибар белән күзәтеп торды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot