news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда түләүсез юридик хезмәт күрсәтәчәкләр

Әлеге хезмәтне ТР Юстиция министрлыгы 2019 елның 26 сентябрендә якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан күрсәтәчәк.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда түләүсез юридик хезмәт күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Әлеге хезмәтне ТР Юстиция министрлыгы 2019 елның 26 сентябрендә якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан күрсәтәчәк. Чара Казанда Копылов урамы 2а йорты адресы буенча урнашкан Ленин исемендәге мәдәни күңел ачу комплексында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot