Ике ел эчендә “ЗЯБ” ААҖ төзелеш-монтаж эшләре күләмен 5,6 тапкыр арттырган

Ике ел эчендә “ЗЯБ” ААҖ төзелеш-монтаж эшләре күләмен 5,6 тапкыр арттырган

(Чаллы, 20 сентябрь, «Татар-информ», Айрат Башкуров). Бу көннәрдә автошәһәрдә “ЗЯБ” ААҖ генераль директоры Валерий Песков катнашында матбугат конференциясе узды. Чаллының иң өлкән заводларының берсенә яңа җитәкчеләр килүгә ике ел вакыт узды. Бүген “ЗЯБ” ААҖ тимер-бетон эшләнмәләре җитештерә һәм нәтиҗәле сата, газ бетоны эшли, фундамент блокларыннан алып түбәләргә кадәр йорт комплектлары җитештерә һәм төзи.

Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мөнир Гайнуллов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә заводта производство темпларын салып калу гына түгел, ә даими модернизация дә башкарыла. 26 сентябрь көнне “ЗЯБ” ААҖ Чаллыда җир асты машина кую урыннары булган җыелма-каркаслы йортны тәкъдир итәчәк. Әлеге технология катның биеклеген җайларга мөмкинлек бирә һәм кыш көне төзелеш эшләрен җиңеләйтә. Быел ячейкалы бетон җитештерү буенча линиянең икенче чиратын җибәрү булган. Куыш плитәләр җитештерү буенча линияне эшләтә башлауга әзерлек бара. Өч ел эчендә заводта төзелеш-монтаж эшләре күләме 5,6 тапкыр арткан. “ЗЯБ” ААҖ генераль директоры Валерий Песков хәбәр иткәнчә, завод яшь белгечләргә ипотека программасы буенча фатирлар төзи һәм тапшыра. Продукциянең сыйфатын арттыру буенча заводта сакчыл производство программасы җибәрелгән.

“Әгәр элек завод елына бер-ике подъезд төзесә, ә хәзер ЗЯБ ел саен файдалануга 39 мең квадрат метр торак тапшыра ала. Без кешенең үз эшләренең ахыргы нәтиҗәләренә кызыксынуны артырып, хезмәткәрләрне оптимальләштердек. Нәтиҗәдә бүгенге көндә хезмәт хакы ике тапкыр артты. Өстәвенә, йөз процентлы алдан түләүгә күчеп, сатулар бүлегенең ориентациясен үзгәрттек. Бүген безнең белгечләр читтән торып профильле төзелеш буенча белем ала. Ике ел эчендә без 188 миллион сум салым, 196 миллион сум хезмәт хакы түләдек”, - дип хәбәр итте В.Песков.