Татарстанда дәүләт чиген законсыз үткән мигрант тоткарланган

Татарстанда дәүләт чиген законсыз үткән мигрант тоткарланган

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанның Балык Бистәсе районында оператив-эзләү чаралары вакытында хокук саклау органнары хезмәткәрләре элегрәк илебездән читкә чыгарылган, ә аннары чикне законсыз үткән Үзбәкстан гражданинын тоткарланган.

Узган елның ноябрендә 36 яшьлек ир Балык Бистәсе суды карары нигезендә, административ рәвештә илдән чыгарылган. 2004 елның 15 декабрендә мигрант үзенең административ чыгару штампы куелган паспортын яңа милли паспортка алыштырган һәм законсыз рәвештә чикне узган. Аны тоткарлау эшендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Миграция эшләре идарәсе һәм “Казан” халыкара аэропортының милиция бүлеге хезмәткәрләре катнашкан.

“Татар-информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Миграция эшләре идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тоткарланган затка карата Җинаять кодексының 1 өлеше 322нче маддәсе буенча (РФ дәүләт чиген законсыз узу) җинаять эше кузгатылган.