Таҗикстаннан Казанга наркотиклар ташучы төркем кулга алынган

Таҗикстаннан Казанга наркотиклар ташучы төркем кулга алынган

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Татарстан һәм Таҗикстан Республикаларының Эчке эшләр министрлыклары каршында эшләп килгән наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Дүшәнбедән Казанны наркотиклар белән тәэмин итеп торучы каналны япты.

Бу операцияне тормышка ашыруда РФсе Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте, чик буе, таможня хезмәткәрләре һәм Таҗикстанның хокук саклау органнары катнашты. Быелның җәендә Казаннан Таҗикстанга уртак оператив төркем киткән иде һәм анда үткәрергә планлаштырылган чаралар кысаларында, ике аерым партиягә бүленгән 10 килограмм героин әйләнештән алынып, милиция хезмәткәрләре тарафыннан Казанга алып киленде.

24 августта беренче партияне озатып баручы 1974 елгы Таҗикстан Республикасы гражданины Дүшәнбедән туры Мәскәүгә киткән һәм 26 августта ул 5 килограмм героин белән кулга алынган. Ә 15 сентябрьдә исә тикшерү максаты белән сатып алу вакытында 4 килограмм 456 грамм героин белән икенче партия наркотикларны Казанда сатуны оештыручы тотыла.

Кулга алынганнарга карата ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы дәүләт тикшерү идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 228-1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.