news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль ипотека программасы буенча ТР Дәүләт торак фонды исемлегенә кертелгән татарстанлыларның дүртенче өлеше бу программаны финанслау йөкләмәсен алмаган предприятиеләрдә эшли

Социаль ипотека программасы буенча ТР Дәүләт торак фонды исемлегенә кертелгән татарстанлыларның дүртенче өлеше бу программаны финанслау йөкләмәсен алмаган предприятиеләрдә эшли

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). ТР Президенты каршындагы ТР Дәүләт торак фондында исәпкә алынган гаиләләргә структур анализ ясаганда, гариза биргән гаиләләрнең (5150) 67,3 проценты (3468) предприятие хезмәткәрләре булуы, ә калган 32,5 процент гаилә (1675) бюджет оешмаларында хезмәт куюы ачыкланган.

Социаль ипотека программасы буенча ТР Дәүләт торак фонды исемлегенә кертелгән татарстанлыларның дүртенче өлеше торак төзелеше программасын финанслау өчен республика бюджетына түләү йөкләмәсен алмаган предприятиеләрдә эшли. 588 гариза бирүченең эш стажлары биш елдан да азрак, 15 елга кадәр стажлы 1764 кеше, 25 елга кадәр 1799 кешенең, 25 елдан артык стажлы 999 кеше гариза биргән. 1746 гаилә булачак торак бәясенең 30 процентын беренче кертем буларак түләргә мөмкинлекләре булу турында белдергән, 1650 гаилә - 10 процент, 200 гаилә - 50 процент, 100дән артык гаилә беренче кертем буларак икенчел торакны тәкъдим итәргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot