"Җилбытсервис" ЯАҖнең башкаручы директоры автомобиленнән 200 мең сум акча урланган

"Җилбытсервис" ЯАҖнең башкаручы директоры автомобиленнән 200 мең сум акча урланган

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Казанда "Җилбытсервис" ЯАҖнең башкаручы директоры автомобиленнән билгесез кеше 200 мең сум акча урлаган.

Бу хәл иртәнге унынчы сәгатьтә теркәлгән. Хуҗа "ВАЗ-21093" автомобилен Халитов урамындагы автоостаханә янында калдырып, 15 минутка киткән. Бу вакытта карак автомобильгә кергән һәм акча салынган портфельне урлаган. Хәзерге вакытта карак тотылмаган, оператив-эзләү чаралары үткәрелә.