Чаллыда яшьләр форумы башланды

Чаллыда яшьләр форумы башланды

(Чаллы, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда студентлар форумы эшли башлады. Анада Чаллы вузлары вәкилләреннән тыш, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Зәй һәм Түбән Каманың студентлар делегацияләре дә катнаша.

Форумны тантаналы ачу “Нур” яшьләр үзәгендә узачак. Яшьләрдә кунакта шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Фәйрүзә Мостафина, республиканың студентлар лигасы рәисе Александр Чесноков, ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Бухарев, Чаллы шәһәр советы депутаты Александр Бедов булачак. Форум “Шәһәрем ун елдан соң” темасына конференциядән башлана. Студентлар автошәһәр үсеше перспективаларын һәм бу эштә яшьләр катнашуы мәсьәләләрен тикшерәчәк. Бу темага сөйләшү секцияләрдә дәвам итәчәк. Дискуссиядә катнашучылар шәһәр студентларына мөрәҗәгать әзерләргә кирәк булачак. Асылда, бу документ укучы яшьләр өчен якындагы елларга конкрет эш планы һәм бүгенге очрашуның төп нәтиҗәсе булырга тиеш.

Соңыннан форумның 340 делегаты шәһәр янындагы “Росинка” сәламәтләндерү лагерына барачак, анда алар атнага якын яшәячәк. Бу вакыт эчендә алар шәһәрнең балалар Думасы активистлары белән очрашачак, Чаллы Халык депутатлары советы каршында төзеләчәк яшьләр парламенты проекты турында фикер алышачак. Форум программасында шулай ук республиканың төрле шәһәрләре вузларының студентлар иҗтимагый оешмалары белән уртак чаралар үткәрү турында сөйләшү, хезмәт семестры нәтиҗәләрен чыгару планлаштырылган.