news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуганың торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре социологик сораштыру үткәрәчәк

Алабуганың торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре социологик сораштыру үткәрәчәк

(Алабуга, 20 сентябрь, "Татар-информ", Ләйсән Юмарт). Алабуга хакимияте җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр вакытында туган мәсьәләләрне хәл итү буенча комиссия оештыру турында карар кабул итте. Фатир өчен бурычларны бетерү чаралары буенча яңа план төзелгән. Моның белән бәйле рәвештә хезмәткәрләр "Ока" машинасында йортлар буенча йөреп һәм фатирдан чыкмыйча гына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек тудырып, акча җыюны оештырачак.

Торак-коммуналь хуҗалык вәкилләренең яңа эш формасы торак -коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең халык арасында торак-коммуналь хезмәт структурасының эшләү проблемалары һәм күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфаты буенча социологик сораштыру үткәрүдә катнашудан гыйбарәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot