news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист кибеттән алган товарны чексыз кире кайтару ысулы турында сөйләде

Беренчел кыяфәте сакланган, эксплуатация билгеләре булмаган, бозылмаган товарны гына бары тик 14 көн эчендә алмаштырып яисә кире кайтарып була.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Гражданлык кодексының 493 маддәсе буенча товарны чегы булмаса да кире кайтарырга яки алмаштырып алырга була. Бу хакта Urvista юридик компаниясе генераль директоры Светлана Петропольская аңлатты.

«Әгәр товарга акчаны банк картасы белән түләгән булсагыз, түләү турында хәбәр моңа дәлил булачак. Гадәттә, банклар электрон чеклар җибәрә, аларда әйбернең кайчан һәм ничәдә сатып алынганы күрсәтелә», — дип яза РИА Новости юристка сылтама белән

Моннан тыш, юрист сүзләренчә, кибетләр сатуның исәп-хисабын алып бара, димәк сатучылардан сезнең сатып алу турында мәгълүматны соратып алырга була. Кибеттән видеокүзәтү камерасы аша сатып алу мизгеленең язмасын табуны, сатып алган көнне үзегез белән булган шаһитларны алып килүне таләп итәргә мөмкин.

Шул ук вакытта, беренчел кыяфәте сакланган, эксплуатация билгеләре булмаган, бозылмаган товарны гына бары тик 14 көн эчендә алмаштырып һәм кире кайтарып була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot