news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен кадрлар резервын формалаштыруга конкурс старт ала

Кандидатларның югары белеме һәм җитәкчелек итү вазифаларында кимендә өч ел эш стажы булуы шарт.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре җитәкчеләрен вакантлы вазифаларга билгеләү өчен идарәче кадрлар резервын формалаштыру буенча конкурс старт ала. Тиешле белдерү Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.

Конкурсантларның югары һөнәри белеме һәм җитәкчелек итү вазифаларында кимендә өч ел эш стажы булуы шарт. Сайлап алуда бары тик Россия гражданнары гына катнаша ала. Алар конкурс комиссиясенә гариза, анкета һәм башка документларны тапшырырга тиеш. Документларның тулы исемлеге белән җыентыкта танышырга мөмкин.

Документлар 10-16 сентябрь көннәрендә Петербург ур., 70нче йорт адресы буенча Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында 10.00-16:00 сәгатьләрдә кабул ителәчәк. Мәгълүматны әлеге телефон номеры аша белергә була: +7(843)237-59-89.

news_right_1
news_right_2
news_bot