news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә транспортка, вузларга һәм рестораннарга керү өчен мәҗбүри ПЦР-тест кертелә

Пандемия вакытында Төркиядә коронавирусның 5,7 млн очрагы теркәлгән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Төркиядә прививка ясатмаган гражданнар өчен мәҗбүри ПЦР-тест кертү планлаштырыла. Ковидка тискәре тест нәтиҗәләрен кинотеатрга һәм ресторанга кергәндә күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук 6 сентябрьдән мәктәп хезмәткәрләре атнасына кимендә ике тапкыр анализ тапшырачак.

«Коронавирустан прививка ясатмаган студентлардан һәм университет хезмәткәрләреннән даими рәвештә ПЦР-тест ясатуларын таләп итәчәкбез. Шулай ук очышлар һәм кинотеатрларга, рестораннарга керү өчен ПЦР-тестларны мәҗбүри итеп ясаячакбыз», — дип белдерде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында Төркиядә коронавирусның 5,7 млн очрагы теркәлгән, 51 меңнән күбрәк кеше вафат булган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100