news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Рейхстагка Җиңү Байрагы кадаган Гази Заһитовка багышланган видео күрсәтте

Гази Заһитов 1945 елның 30 апрелендә ул Рейхстагка Җиңү Байрагы кадый.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). 1945 елда Рейхстагта беренчеләрдән булып Җиңү Байрагы кадаган Гази Заһитовның 100 еллыгына багышлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм аккаунтында видео куйды.

«Бүген татар халкының бөек улы, Җиңү Байрагы кадаган Гази Казыйхан улы Заһитовның тууына 100 ел. 1945 елның 30 апрелендә ул Рейхстагка Җиңү Байрагы кадый. Батырлар турында истәлек мәңгелек!» — дип язган видео янына республика Президенты.


news_right_1
news_right_2
news_bot