news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда участок полициясе хезмәткәрләренә эшләү дәверендә торак биреләчәк

Дәүләт Советында җирле үзидарә органнары хокуклары исемлеген тулыландырдылар.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда участок полициясе хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына үз вазифасында эшләү чорында торак биреләчәк. Закон проекты алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышында депутатлар тарафыннан кабул ителде.

«Участок полициясе вазифасында эшләү чорында хезмәткәргә торак урыны бирү закон проекты нигезендә җирле үзидарә органнарының хокуклары исемлеген тулыландырырга тәкъдим ителә», — диде Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100