news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кафеларда алкоголь сату тыелды

Әлеге чикләүләр, Чаллыдан тыш (анда мәйданы 100 квадрат метрдан кимрәк булган туклану объектларында гына алкоголь сату тыела), республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарына да кагыла.

Татарстанда мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кафеларда алкоголь сату тыелды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда күп фатирлы йортларда һәм алар янындагы территорияләрдә урнашкан, хезмәт күрсәтү залының гомуми мәйданы 50 квадрат метрга тулмаган җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны тыйдылар. Шул хактагы закон проекты ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында кабул ителде.

«Халкы 500 меңнән артып киткән шәһәрләрдә күп фатирлы йортларда һәм алар янындагы территорияләрдә урнашкан, хезмәт күрсәтү залының гомуми мәйданы 100 квадрат метрга тулмаган җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны чикләргә тәкъдим ителә. Татарстанда Чаллы шундый шәһәрләр рәтенә керә. 50 квадрат метрдан кимрәк икән, монысы республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә дә кагыла», - диде парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләнең депутатлар һәм җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятуын искәртте. «Без республиканың шәһәр, район җитәкчеләре белән җитди эш алып бардык һәм уртак фикергә килдек дип саныйм, - диде ул. - Әлеге мәсьәлә җитди яңгыраш тапты. Без аның хакында фикер алышуга муниципаль берәмлекләрдәге депутатлар корпусын җәлеп иттек».

Республика парламентының 11 июньдә узган 10нчы утырышында «ТР территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сатканда вакытны, шартларны һәм урыннарны өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон чыгару актларының үз көчен югалткан дип тану турында»гы канунга үзгәрешләр кертүче закон проекты беренче укылышта кабул ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100