Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты турында кайнар элемтә эшли башлый
Сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре җавап бирәчәк.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанда балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларны сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Республика халкына Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре консультация бирәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Сораулар бердәм консультация үзәгенең тәүлек буе эшли торган телефоны буенча кабул ителә: +7(800)555-49-43.
Белгечләрдән консультация алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)221-90-16 (көн саен 9.00-17.00 сәгатьтә, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш. 12.00-13.00 сәгатьтә тәнәфес); +7(843)273-15-83 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр), дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз