news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Көндез һава 14-19 градуска кадәр җылыначак.

Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Җомга көнне, 21 августта, Татарстан Республикасы территориясендә болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән бераз яңгыр көтелә», - дип хәбәр иттеләр синоптиклар.

Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура 6-11 градус фаразлана, ә көндез һава 14-19 градуска кадәр җылыначак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot