Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында үзсалым акчасына авыл юллары төзекләндерелә
Узган ел район буенча халыктан 7 миллион 372,5 мең сум үзара салым җыелган.
(Саба, 20 август, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районында үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле 300дән артык урам һәм тыкрык төзекләндерелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Узган ел ахырында авыл җирлекләрендә шушы мәсьәләне төп көн тәртибе итеп куеп үткәрелгән җыеннардан соң район буенча халыктан 7 миллион 372,5 мең сум үзара салым җыелды. Татарстан Хөкүмәте салымның һәр сумын 4 тапкыр арттырып, өстәмә финанслагач, гомуми сумма 36 миллион 862,5 мең сумга җитте.
«Бездә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерүне „Рамазан“ җәмгыяте районда беренчеләрдән башлады. Өч авылда барысы 340 метрда урамнарга вак таш салынды. Киләсе елда да үзара салымны шушы максатларга тоту карала. Түбән Шытсуда соңгы участоклар калып бара. Алга таба бу авылда үзара салымны башка мәсьәләләрне хәл итүгә тотып булачак», — ди Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов.
Биш торак пунктлы Эзмә авыл җирлегендә дә урамнарны ремонтлау буенча планлаштырылган эшләрнең барысы да төгәлләнгән. Эзмәнең үзендә таш салынган юл, ниһаять, тау башындагы 4 йортлы урамга да барып җитте. Элегрәк анда яшәүчеләр тирән комлык чокыры буйлап кәҗә сукмагыннан гына йөриләр иде.
Гомумән, үзара салым программасы кысаларында каралган эшләрнең 90 проценттан артыгы үтәлгән инде. Барысы 46 авылда гомуми озынлыгы 4,13 километр тәшкил иткән урамнарга вак таш салынган. Тимершык авыл җирлегендә эш дәвам итә. Кызыл Мишә авылында каты өслекле юллар салу бара.
«Рамазан» оешмасы эшен сыйфатлы итеп башкара. Үзара салымның тотылышы ягыннан икенче урында зиратларны төзекләндерү тора. Бу максатка акчаны 11 авылда бирделәр һәм мәңгелек йортларны киртәләп алу, җирләү әйберләре кую урыннары ясау төгәлләнеп килә.
Моннан тыш Югары Симет, Сатыш авыл җирлекләрендә үзара салым су челтәре, чишмә суын үткәргечкә тоташтыру төзелешен проектлауга тотылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз