2024 елга Татарстанда сусаклагычлар төбеннән 21 судноны күтәрәчәкләр

Су төбенә баткан суднолар Иделне савыктыру буенча федераль проект кысаларында күтәрелә.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2024 елга Татарстанда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында батып калган 21 судноны күтәрергә ниятлиләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

“2023 елга су төбенә киткән җиде судноны, ә 2024 елга тагын 14 судноны күтәрү күздә тотыла”, - диде Александр Шадриков.

Министр әйтүенчә, әлегә күтәрү технологиясе төгәл билгеләнмәгән. “Бәлки, бу эшләр өчен бердәм оператор сайланыр. 2021 елга схема кабул ителәчәк һәм финанслау мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк”, - диде ул.

Су төбенә киткән суднолар Иделне савыктыру буенча федераль проект кысаларында күтәрелә. Агымдагы елда Татарстан “Экология” милли проектының өч федераль проектын тормышка ашыруда катнаша: “Иделне савыктыру”, “Чиста су” һәм “Урманнарны саклау”.

2020 елдан башлап тагын ике федераль проектта – “Чиста ил” һәм “Уникаль су объектларын саклау” – катнашу буенча эш алып барыла.