news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе полиция капитаны трассада машинасы ватылган Пермь кешесенә ярдәм иткән

Юлчылар полицейскийга рәхмәт белдерә.

Әгерҗе полиция капитаны трассада машинасы ватылган Пермь кешесенә ярдәм иткән
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 20 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция капитаны Айдар Әхмәтшин «Песәй-Крынды» юлының 38 чакрымында авария сигнализациясе эшләп торучы ВАЗ автомобилен күреп туктый.

Транспорт чарасы янында дүрт кеше була. Юлчылар белән аралашу барышында полицейский аларның Пермьнән Ростов-Донга юл тотуын ачыклаган. Аңлаешсыз сәбәпләр аркасында автомобиль сүнә башлый. Йөртүчесе үзе генә машинаны ремонтлый алмый.

Автоинспектор аларга автомобильне төзәтергә ярдәм итә. Юлчылар полицейскийга рәхмәт белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot