news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге» эшли башлый

Үзәкне оештырганда «Халык контроле» база мәгълүмат системасы булачак.

Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге» эшли башлый
"Татар-информ" архивы

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Төбәк белән идарә итү үзәге» төзеләчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалады.

Республикада «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы оештырылачак. Офисның рәисе вазифасын республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга йөкләргә ниятлиләр, Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдинов исә аның рәистәше булыр дип көтелә.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы, «кире элемтә цифрлы платформасын файдалануны да кертеп, «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру өчен база мәгълүмат системасы» буларак билгеләнгән.

ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты Аппараты иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә цифрлы проектларны үстерү буенча «Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы (ул үзәкне оештыруда катнашыр дип көтелә) белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзиячәк.

«Төбәк белән идарә итү үзәге» проектының кураторы итеп Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнгән. Ул ТР Президенты боерыгын үтәүне дә контрольдә тотачак.

  • «Төбәк белән идарә итү үзәге» проекты 2020 елның 30 гыйнварында узган Җирле үзидарәне үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан бирелгән йөкләмәләр исемлегенең 3нче пунктын үтәү максатыннан булдырыла. Аның нигезендә Федерациянең барлык субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзелергә һәм муниципалитетларда шундый үзәкләрне оештыру буенча тәкъдимнәр җиткерелергә тиеш. Йөкләмәне үтәү вакыты – 2020 елның 1 декабре.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100