news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирустан вакцинаның клиник сынаулары тәмамлана

20 июльдә госпитальдән ирекле ярдәмчеләрнең соңгы төркемен чыгарачаклар, алга таба зур күләмле аналитик эш башкарылачак.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). РФ Оборона министрлыгы һәм Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге белән берлектә эшләнгән Covid-19дан вакцинаның клиник сынаулары тәмамлана, дип яза «Кызыл Йолдыз» газетасы.

Бүген Бурденко исемендәге госпитальдән ирекле ярдәмчеләрнең икенче, соңгы төркемен чыгарачаклар. Белгечләргә зур күләмле аналитик эш башкарырга һәм эш нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә кирәк булачак. Аннан соң препаратны дәүләт теркәве узарга кирәк.

«Инде хәзер үк булган анализлар шуны раслый: вакцинациядән соң, иреклеләрдә вирусны нейтральләштерүче антитәнчекләр барлыкка килә», — дип сөйләде институт башлыгы Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, биология фәннәре докторы, медицина хезмәте полковнигы Сергей Борисевич.

news_right_1
news_right_2
news_bot