news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ярты ел эчендә 2520 дән артык кеше социаль ипотека рәсмиләштергән

Бу 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда 130 процентка күбрәк

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Татарстанда ярты ел эчендә 2520 дән артык кеше социаль ипотека рәсмиләштергән. Бу 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда 130 процентка күбрәк. Бу хакта дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Теркәлгән ипотекалар саны үсеше Аксубай, Актаныш, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Сарман районнарында, шулай ук Чаллы шәһәрендә күзәтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot